Татарстан Республикасында 2012 елдан ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү үткәрелә. 29.10.2012 елдагы 1944-р номерлы Министрлар кабинетының боерыгын реальләштерү чикләрендә 2013 елда 75 модульле фельдшер-акушер пунктларының (ФАП) төзелеше планнаштырылган. Бүгенге көнгә 40 районда 56 модульле ФАП корылган, тагын 6 ФАП монтажы алып барыла. 56 ФАП ачылган һәм эшли: халык кабул ителә, медицина процедуралары үтәлеп барыла.
Соңгы атна эчендә модульле ФАПлар Кызыл Тау һәм Ерепкино авылларында (Аксубай районы), Зирекле (Алексеевск районы), Хлебодаровка (Әлки районы), Мордовское Афонькино (Чирмешән районы) һәм Алаба Күл (Ютазы районы) салаларында ачылды.