2013 елның 7 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Актаныш районының Татар Суксуының табиб амбулаториясына килгән. Аны ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасарының вазифасын башкаручы – ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, ТР Актаныш муниципаль районының башлагының вазифасын башкаручы Камаев Ф.М., «Актаныш ҮРХ» ДАССОның баш табибы А.Р. Хаев озатып барганнар.
Визит барышында Президент табиб амбулаториясының пациентлары һәм медицина персоналы белән аралашкан.
Актаныш районы Татар Суксуының табиб амбулаториясы түбәндәге торак пунктларында хезмәт күрсәтә: Татар Суксуы, Мари Суксуы, Яңа Кормаш, Карач, Бүләк, Карт, Адай, Югары Үрьяды, Түбән Үрьяды, Күҗәкә. Медицина хезмәтен күрсәтү өчен оешмага беркетелгән халык саны – 2665 кеше.
2012 елда «2012–2016 елларга Татарстан Республикасының халкына беренчел медик-санитар ярдәмен камилләштерү» дигән максытлы республика программасы буенча Татар Суксуының табиб амбулаториясында 9 млн. 600 мең сумга капиталь ремонт үткәрелгән.
Табиб амбулаториясы ачылган вакытында:
- медицина җиһазлары 850714 сумга;
- РФ субсидия акчасына медицина җиһазлары 136466 сумга;
- Йомшак инвентарь 89250 сумга;
- Табиб амбулаториясына өй җиһазын 700000 сумга
Табиблар амбулаториясында 4 көндезге койка бар. Аннан башка хозрасчет нигезендә ләм дәвалау, физиотерапевтик дәвалау, гидромассаж ванналары һәм медикаментлар кулланып дәвалаулар өчен 16 койка ачылган.