Бүген, язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин өлешчә мобилизацияләү кысаларында Россия Кораллы Көчләренә чакырылган һәм медицина хезмәткәрләренең хатыннары, әниләре һәм махсус хәрби операция зонасында булган апалары белән очрашты.
Очрашуда шулай ук РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, медицина оешмаларының баш табиблары катнашты.
Очрашуда хәзерге вакытта мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби зонасында булган табиблар һәм медицина хезмәткәрләре гаиләләренең социаль тәэмин ителеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуга 47 хатын-кыз - медикларның әниләре һәм хатыннары чакырылган иде. Барысына да чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды.
«Без бүген махсус хәрби операция зонасында профессиональ медицина бурычларын үтәгән геройларыбызның барлык хатыннарын, апаларын, аналарын, әбиләрен котларга телибез. Якынлашып килүче яз бәйрәме белән»,– диде Айрат Фәррахов.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, яу кырларында һәм госпитальләрдә эшләүче медикларга гади сугышчылардан зур рәхмәт сүзләре килә.
Марсель Миңнуллин җыелганнарны 8 Март белән котлады һәм, сораулар һәм проблемалар туган очракта, хастаханәләрнең баш табибларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип ассызыклады. Министр сүзләренчә, яклаучыларның туганнарына һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер.
Белешмә: республиканың дәүләт медицина оешмалары мәгълүматлары буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча чакырылган һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган хезмәткәрләр (табиблар, фельдшер, шәфкать тутатшлары һәм медбратлар, шулай ук медицина персоналы булмаганнар) - 35 кеше, шул исәптән табиблар - 8 кеше, урта медицина персоналы – 24 кеше һәм медицина персоналы булмаган – 3 кеше.
Медицина хезмәткәрләре арасында махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән 12 кеше, шул исәптән 7 табиб һәм 5 урта медицина хезмәткәре.