Бинаны капиталь ремонтлау һәм лаборатория хезмәтен модернизацияләү: СПИДка каршы көрәш һәм профилактика буенча республика үзәгендә узган елга йомгак ясалды

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгендә 2022 елда эшчәнлек йомгакларына һәм 2023 елга өстенлекле бурычларга багышланган медицина советы утырышы узды.

Баш табиб Нияз Галиуллин «2022 елның Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2023 елга бурычлар» турында чыгыш ясады. Ул 2022 елда ирешелгән индикатив күрсәткечләрне билгеләп үтте. 2023 елга төп бурычлар итеп:
1.Дәүләт стратегиясе буенча максатчан күрсәткечләрне үтәү
2.СПИД үзәге бинасын капиталь ремонтлау:
-ВИЧ-инфекцияле кешеләргә махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтеп, поликлиника хезмәтен модернизацияләү
- лаборатория хезмәтен модернизацияләү, йогышлы авыруларны диагностикалау спектрын киңәйтү.
3.Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауны цифрлаштыруны гамәлгә кертү кысаларында чаралар үткәрү.
Утырышта катнашкан Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин СПИД үзәге коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Күпьеллык хезмәтләре һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәннәре өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән баш табибның поликлиника эше һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Айрат Бешимов һәм табиб-инфекционист Рита Сәлахова бүләкләнде. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белән фельдшер-лаборант Ирина Мерющенко һәм поликлиниканың шәфкать туташы Люция Дәүләтшина бүләкләнде.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International