Лаеш үзәк район хастаханәсендә компьютер томографы тест режимында эшли. Заманча диагностик җиһазлар 2022 ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.
Бүгенге көндә стационар дәваланудагы пациентларда 18 тикшеренү үткәрелгән.