Чистайның 2нче шәһәр хастаханәсе табиблары яңа рентген-аппаратта 2 меңнән артык тикшеренү үткәргән

2023 елның 10 марты, җомга

Чистай РҮХнең 2 нче хастаханәсе поликлиникасында узган елның октябрендә яңа диагностик цифрлы рентген-аппарат Ренекс - РЦ урнаштырылган. Медицина учреждениесенә аппарат «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алынды. Программа халыкка медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа рентген-аппарат  яхшырак сыйфатлы һәм мәгълүматлы рентген сурәтен алырга мөмкинлек бирә, диагностикалау төгәллеген яхшырта, һәм шул ук вакытта пациент һәм табиб нурланышның азрак дозасын ала. Яңа рентген-аппаратның өстенлекләренең берсе - фотоларның цифрлы форматта саклануы, - дип билгеләп үтте шәһәрнең 2 нче хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Гөлназ Хөснетдинова.

Көненә яңа җиһазда 25-30 пациент тикшерү уза. Бүгенге көнгә 1571 кеше тикшерү узган, 2272 тикшеренү үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International