Республика балалар клиник хастаханәсе Татарстан Республикасы медицина тарихында беренче тапкыр рекордлар китабына керде

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Сул иңбаш артериясенең тумыштан килгән чын аневризмасын бетерү буенча уникаль операция 5 килограммнан артык авырлыктагы ике айлык балага үткәрелгән.

Дөнья әдәбиятында балаларда мондый операцияләрнең 14 очрагы гына тасвирланган, мондый операция ясалган пациентның минималь яше 6 ай тәшкил иткән.

"Диагностика балаларда бу патологиянең сирәк булуы белән катлауланды, әмма без ангиографик тикшеренү үткәрмичә, эксперт класслы УЗИ аппараты ярдәмендә диагноз куя алдык. Шулай итеп, балага наркоз, инвазия һәм нурланыш кулланылмады", - дип сөйли ультратавыш диагностикасы табибы Олеся Печерица.

Кызда аневризма кулының ишемиясен (кан агымының ярлылануын) китереп чыгара торган булган.

Операция вакытында ДРКБ хирурглары командасы аневризманы бетерә, микрохирургия техникасын кулланып, микроскоп белән 24 тапкыр зурайтып, кан тамырларының очлары бер-берсенә якынайтылган һәм тартылмыйча тегелгән.

Операция ясаганнан соң 14 тәүлеккә кечкенә пациент стационардан чыгарылган. Контроль УЗИ сул кулның нормаль кан тәэминелешен раслады.

Бу мисал республиканың эре клиникалары табиблары хәл иткән йөзләгән катлаулы очракларның берсе. Табиблар практикасында яңа технологияләр кулланыла, аларны куллану клиникаларны яңадан җиһазландырганнан соң һәм табибларның квалификациясен күтәргәннән соң мөмкин булды. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге инновацияләр берничә ел элек игълан ителгән Россия Президенты инициативасы белән кертелә. Дәүләт башлыгы Владимир Путин билгеләп үткәнчә, илебез сәламәтлек саклау өлкәсендә актив үсеш алачак төп юнәлешләрнең берсе — югары технологияле медицина ярдәме.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International