Әлмәт медикларына – сертификатлар

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин Универсиада-2013 катнашучылары – 35 медицина берләшмәсе вәкилләре белән очрашкан. Тантаналы шартта ул безнең батыр медикларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Студентлар спортының халыкара федерациясе сертификатларын тапшырган.

Бу документ белгечнең (табибның, фельдшерның, машина йөртүчесенең) Казандагы 27 нче Бөтендөнья универсиаданың медицина тәэминәтен гамәлгә ашырган төркем составына керүен һәм студент уеннарын уздыруга актив булышуын таныклый. Бөтен хезмәттәшләр исеменнән Әлмәтнең ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенең фельдшеры Ахъяр Галлиев рәхмәт сүзләрен белдерде.

«Безнең йөрәкләрдә дөнья дәрәҗәсендәге масштаблы вакыйга уты озак итеп янар. Аралашу һәм халыкара хезмәттәшлекнең бай тәҗрибәсе кешенең гомерен һәм сәламәтлеген коткару буенча безнең шактый авыр, ләкин намуслы эштә зур таяныч була» дип әйтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International