Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә яңа баш табиб билгеләнде

2023 елның 17 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең яңа баш табибы итеп Хаертдинов Альберт Тәлгать улы билгеләнде.

Хаертдинов Альберт Тәлгать улы 1997 елда Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлый.

1997-1998 елларда Республика клиник хастаханәсе базасында акушерлык һәм гинекология буенча интернатура уза, шуннан соң аңа акушер-гинеколог квалификациясе бирелә.

1998 елдан 2000 елның маена кадәр табиб акушер-гинеколог, Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге мөдире булып эшли.

2000 елның 1 маеннан 2016 елның 31 августына кадәр Казан шәһәренең 4нче шәһәр хастаханәсенең акушерлык обсервация бүлегенең акушер-гинеколог табибы.

2009 елда кандидатлык диссертациясен яклый.

2016 елның 1 сентябреннән  ТР ССМ РКХ перинаталь үзәгендә акушер-гинеколог табиб булып эшли, санавиация эшендә актив катнаша.

2019 елның 26 апрелендә КФУның МЧС акушерлык бүлеге мөдире итеп күчерелә.

2021 елдан КФУның дипломыннан соң хирургия авырулары кафедрасының өлкән укытучысы.

2023 елның 16 мартыннан - Чаллы шәһәре «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУ баш табибы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International