Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге территориясендә артериаль гипертензия белән авыручылар өчен Сәламәтлек мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Табиб-диетолог һәм Казан дәүләт медицина университетының профилактик медицина кафедрасы ассистенты Гүзәл Мөхетдинова онлайн - һәм офлайн-форматта артериаль гипертония вакытында туклану үзенчәлекләре турында сөйләде.