Спорт медицинасы буенча табиб Казанның 2нче икмәк заводы хезмәткәрләренә гиподинамия барлыкка килү сәбәпләре һәм умыртка баганасының сәламәтлеген саклау турында сөйләде

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Республикада гамәлгә ашырыла торган «Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту» корпоратив программасы кысаларында Казанның 2нче икмәк заводында «физик активлык йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауның төп чараларының берсе буларак»дигән лекция узды. Аны Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең спорт медицинасы буенча табибы Нияз Бикчурин үткәрде.

Предприятие хезмәткәрләре гиподинамиянең барлыкка килү сәбәпләре һәм аның ни белән куркыныч булуы, физик активлыкны арттыру ысуллары, умыртка баганасының сәламәтлеген ничек саклап калу, терәк-хәрәкәт аппараты гигиенасы һәм эштә зарядканың мөһимлеге турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International