Табиб-фтизиатр Түбән Кама медицина көллияте студентларына туберкулез турында сөйләде

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Табиб-фтизиатр Резеда Мусина Түбән Кама медицина көллияте студентларына туберкулез турында сөйләде.

Хәзерге вакытта туберкулез белән авыручы 110 кеше Түбән Кама диспансерында стационар дәвалану ала. Пациентлар дәвалану өчен Татарстанның барлык почмакларыннан киләләр.

Авыру ничек тарала:

- һава-тамчы юлы (йөткергәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә);

- азык юлы (туберкулез белән авыручы йорт хайваннарыннан, сөт, йомырка, пешеп бетмәгән ит ашаганда);

- контакт юлы (ачык тире яралары һәм үбешлү).

Табиб әйтүенчә, туберкулез ачык һәм ябык формада булырга мөмкин. Ябык формалы авырулар тирә – юньдәгеләр өчен куркыныч түгел, ә ачык формалы авырулар кешеләрне йоктыра ала. Бер дәваланмаган авыру бер ел эчендә 10-15 кешегә йога ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International