Әлмәт районында авыл халкына туберкулезны профилактикалау турында сөйләделәр

2023 елның 24 марты, җомга

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында Әлмәт муниципаль районында туберкулезны профилактикалау буенча масштаблы мәгълүмати кампания узды.

Татарстан Республикасы буенча Россия Кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Хәйруллина И.В. мәктәп директорлары алдында балаларны, яшүсмерләрне иммунодиагностик тикшерүнең мөһимлеге, аларны манту реакциясе һәм туберкулезны тикшерүнең альтернатив ысуллары булмаганда мәгариф учреждениеләренә кертү турында чыгыш ясады. Шулай ук мәктәпләрдә туберкулезны профилактикалау буенча лекцияләр узды, һәм укучылар арасында әлеге тема буенча рәсемнәр конкурсы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International