Ел саен 24 мартта дөньяда туберкулез белән көрәшүнең Бөтендөнья көне билгеләп үтелә. Туберкулез, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә куркыныч, кешелек тарихында йогышлы авырулардан үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова Татарстанда балалар арасында туберкулез белән йогышлануы турында сөйләде.
- Рәмзия Хәмит кызы, Татарстанда балалар арасында туберкулез белән авыручылар саны нинди?
- Соңгы 3 елда ТРда 0-17 яшьлек балаларның авыруы тотрыклы дәрәҗәдә саклана, ел саен 31-33 бала авырый. ТР буенча балаларның авыру күрсәткечләре РФ һәм Идел буе федераль округына караганда түбәнрәк. Соңгы елларда республиканың даими яшәүчеләре арасында туберкулез белән авыру очраклары профилактик медицина тикшерүләре вакытында, нигездә, массакүләм иммунодиагностика үткәргәндә ачыклана.
- Мантуны юешләтергә ярыймы?
- Балага Манту пробасы ясасалар, аны кашыйсың һәм юешлисең дигән сүз түгел. Су тамчылары пробага эләксә, бернинди дә йогынтысы булмаячак дигән сүз.
Әмма бассейнга бармасаң яхшырак, проба судагы хлорга көтелмәгәнчә җавап бирергә мөмкин. Душ, ванна һәм мунча керергә киңәш итмим – укол урынын мунчала белән ышкырга ярамый, ул күрсәткечне бозачак.