Табиблар пациентларга стрессның сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләделәр

2023 елның 31 марты, җомга

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге территориясендә артериаль гипертония белән авыручылар өчен Сәламәтлек мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Академик В.М. Бехтерев исемендәге РКПХ табиб-психиатры, Казан дәүләт медицина университетының психиатрия һәм медицина психологиясе кафедрасы аспиранты Вероника Коновалова стрессның сәламәтлеккә йогынтысы һәм үзен стресстан саклау турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International