Ютазы районының Урыссу үзәк район хастаханәсендә Урыссу бистәсендәге поликлиника бинасына капиталь ремонт ясала. Эшләр «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.
Ремонт барышы белән Ютазы районы кураторы Фәрит Нугаев, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина таныштылар. Кунакларга экскурсияне Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова үткәрде.