ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы авыл халкына ярдәмгә килә

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсенең фельдшер-акушерлык пунктларында портатив электрокардиограф белән эшләүнең беренче кварталында 500гә якын ЭКГ тикшеренүләре үткәрелгән.

- Медицина персоналы өчен дә, халык өчен дә бик уңайлы җиһаз. Нәтиҗәсе дә ачык. Портатив электрокардиограф ярдәмендә үткәрелгән ЭКГ нәтиҗәләре буенча безнең торак пунктта яшәүче ике кешегә өстәмә тикшерүләр билгеләнде, - дип хәбәр итте Таш-Кичү авылы шәфкать туташы Наилә Абдуллина.

Исегезгә төшерәбез, 2022 ел ахырында Ютазы районы ФАПларына «Сәламәтлек саклау»милли проектының ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында 18 портатив электрокардиограф килгән иде. Диагностик мәгълүматлар Татарстан Республикасының бердәм кардиология системасына җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International