Бүген Түбән Камада капиталь ремонттан соң перинаталь үзәкнең корпусы ачылды. Яңартылган корпусның тантаналы ачылувында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Каманың Мэры Айдар Метшин, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, перинаталь үзәкнең баш табибы Рөстәм Галеев катнаштылар.
Түбән Кама Мэры бөтен җыелган кешеләрне, беренче чиратта Балалар шәһәр хастахәнәсе перинаталь үзәгенең бөтен коллективын, Түбән Каманың әниләрен шулкадәр мәгънәле вакыйга белән тәбрикләде. Үз чыгышында Айдар Метшин «бүген без гади мөһим социаль объектның гына түгел, ә бәхет туу йортының ишекләрен ачабыз. Дөньяга кечкенә могҗиза – озак көтелгән улың яисә кызың – килгән вакытта, бу чыннан да һәр кеше өчен бик зур бәхет була бит» дип билгеләде. Айдар Метшин бала тудыру иң уңайлы һәм заманча шартларда узарга тиеш итеп ясау бик мөһим дип басым ясады. Түбән Кама Мэры төзүчеләргә, бөтен капиталь ремонт эшләрендә катнашкан кешеләргә Түбән Кама өчен шулкадәр мәгънәле социаль объекттагы эшләрне җаваплы мөнәсәбәт һәм сыйфатлы үтәү өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Бүген аерым рәхмәт сүзләре ремонт бару вакытында шактый катлаулы шартларда эшләргә туры килгән перинаталь үзәкнең коллективы адресына яңгырады.
Төзү эшләренә карамастан, Түбән Кама перинаталь үзәгендә медицина ярдәмен күрсәтү туктатылмады дип билгеләргә кирәк. 2012 елда Түбән Кама бала тудыру йортында 4115 бала туган, ә хәзерге елның 7 ае нәтиҗәсе буенча Түбән Кама муниципаль районында 2414 сабый дөньяга килгән, ул узган елның шул ук периодындагы яңа туган балалар саны белән чагыштырганда 125 балага күбрәк. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Түбән Кама Мэрының котлауларына кушылды. Ул Татарстан Республикасында Түбән Кама перинаталь үзәге бүген әһәмиятлелеге, бала тууны кабул итүнең күләме буенча икенче булып тора, һәм, әлбәттә, монда бөтен кирәкле шартларны барлыкка китерү, диагностика һәм дәвалауның югары технологияле алымнарын кертү мөмкинлекләре килеп чыгу, шул исәптән чиктән тыш түбән тән массасы булган балаларны яхшы карап терелтү мөһим, дип билгеләгән.
Кызыл тасманы тантаналы кисүдән соң Айдар Метшин, Айрат Фәррахов перинаталь үзәкнең баш табибы Рөстәм Галеев катнашында экскурсия белән яңартылган корпус буенча узып киттеләр.
Тулы көчтә Түбән Кама перинаталь үзәгенең яңартылган корпусы киләсе атнадан ук эшли башлый, дүшәмбедә биредә беренче бала тууны кабул итәргә планлаштыралар. Искә төшерик, Түбән Каманың Бала тудыру йорты 1976 елда төзелгән. Ремонт эшләрен уздыруга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы чикләрендә федераль һәм республика бюджетларыннан 97 млн. сум бүленеп бирелгән.