«Зәңгәр Тасма» инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды белгечләре «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ хезмәткәрләре өчен «Сәламәтлек сәгате» үткәрделәр. Чара йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада предприятиенең 200дән артык хезмәткәре катнашты.