Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә табиблык амбулаториясе бинасына капиталь ремонт ясала

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Яз һәм җәй - төзекләндерү, яңарту вакыты. Азнакай үзәк район хастаханәсе учреждениеләрендә дә ремонт эшләре алып барыла. Бүгенге көндә Актүбә табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясала.

Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча алып барыла. Федераль һәм республика бюджетларыннан амбулаторияне ремонтлауга 25 млн 727 мең сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International