Кичә ТР сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов Лениногорск муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмаларына эш визиты белән килеп китте. Аны Лениногорск муниципаль районының башлыгы Р.Г. Хөсәенов, «Татнефть» ААҖ, «Лениногорскнефть» НГЧИ башлыгы Р.С. Нурмөхәмәтов, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДССОның баш табибы Н.Х. Нигъмәтуллин озатып бардылар.
Визит барышында ТР сәламәтлек саклау министры яңартылган диагностик бүлегенә һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсенең түләүле хезмәт күрсәтү бүлегенә кереп чыкты, ике районара үзәк – Шәһәр хастаханәсенең балалар реанимациясе һәм балалар хирургиясе, ашыгыч медицина ярдәме станциясенең эшләре, шулай ук Шәһәр хастаханәсе бала тудыру бүлегенең бинасында тәмамланып килә торган капиталь ремонт барышы белән танышты.
Айрат Фәррахов «Татнефть» ААҖ җитәкчелегенә, Лениногорск муниципаль районының башлыгына, «Лениногорскнефть» НГЧИнә, капиталь ремонтны оештыру һәм үткәрү эшләрендә катнашкан төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Бала тудыру бинасында үткәрелүче ремонт эшләре барышында бөтен инженер челтәрләрен (суүткәргеч, канализация, җылыту системасы, электр челтәрләре) алмаштыру, кабул итү бүлеген, яңадан туган балалар бүлеген, операция блогын яңадан планлаштыру һәм аларны куелган таләпләр белән яраштыру, лифт хуҗалыгын, шулай ук бөтен тәрәзә һәм ишек блокларын алмаштыру эшләре башкарылды.
Чираттагы этап булып «Татнефть» ААҖ һәм Лениногорск муниципаль район администрациясенең акчасына Шәһәр хастаханәсенең гинекология бүлегендә ремонт эшләре башлану тора.