Әлки муниципаль районының Базарлы Матак РҮХ поликлиникасында капиталь ремонт бара. Берьюлы ике катта. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.
Хәзерге вакытта барлык демонтаж эшләре башкарылган, электрны алыштыру, су чыгару, вентиляция эшләре алып барыла, стеналарны бизәү һәм түбә каплау эше дәвам итә. Бетон идәннәр җәелгән.
Милли проект буенча ремонт шулай ук Юхмачи авылындагы участок хастаханәсендә һәм районның биш ФАПларында үткәрелә. Әлеге объектларда атна саен Әлки районы башлыгы Никошин А. Ф., төзелеш оешмасы подрядчылары, торак пункт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында планеркалар үткәрелә.
Татар Чиябашы, Бибай Чаллысы һәм Әхмәт фельдшер-акушерлык пунктларында әзерлек эшләре һәм демонтаж башланды.