Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе катнашында узды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Түбән Кама үзәк хастаханәнең баш табибы Руслан Вәлиев Курск дәүләт медицина университетының алтынчы курсын тәмамлаучылар һәм ординаторлар өчен оештырылган вакансияләр ярминкәсендә катнашты.

Онлайн-мәйданчыкта 9 төбәк вәкилләре чыгыш ясады, алар арасында: Калининград, Мәскәү, Владимир, Брянск, Белгород өлкәләре, Коми Республикасы һ. б.

Түбән Кама турында сөйләгәндә, студентларга шәһәрдә һәм районда сәламәтлек саклауның үсеше турында фильм күрсәттеләр, Түбән Кама үзәк район хастаханәсе, карьера үсеше һәм һөнәри үсеш перспективалары турында җентекләп сөйләделәр. Социаль ярдәм чараларына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International