Министр Марсель Миңнуллин Урыссу үзәк район хастаханәсе эшчәнлегенә уңай бәя бирде

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Ютазы районына эш визиты белән килде. Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова озатуында Марсель Мансур улы Урыссу үзәк район хастаханәсе эшчәнлеге белән җентекләп танышты.

Ведомство башлыгы кабул итү бүлмәсе, реанимация блогында, педиатрия, терапия, гинекология бүлекләрендә, функциональ диагностика - КТ һәм маммография, УЗИ, ЭКГ кабинетлары эше белән танышты. Яңа җиһазлар (томограф, маммограф, УЗИ, гастро-һәм колоноскоп) поликлиникага 2022 ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча килгән.

Министр йөкле хатыннар белән эшне оештыру турында белеште. Үзәк район хастаханәсендә Булачак әниләр өчен мәктәп дәресләре үткәрелә, хатын-кызлар консультациясендә үз психологы бар.

Урыссу үзәк район хастаханәсе 92% кадрлар белән тәэмин ителгән. Үлемне киметү һәм халыкка беренчел санитар-медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту максатыннан министр УЗИ табиблары һәм диагностик лаборантларның тәүлек әйләнәсе дежур торуын оештырырга тәкъдим итте.

Марсель Миңнуллин шулай ук поликлиниканы ремонтлау барышы белән танышты. Ремонт эшләре «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International