Әлки районы Юхмачы авылында участок хастаханәсе бинасына капиталь ремонт ясала. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарыла.
Хәзерге вакытта электр челтәрләре, вентиляцияләр алыштырылган, сак-янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү урнаштырылган. Гомуми төзелеш эшләре, стеналарны буяу, ишекләрне урнаштыру дәвам итә. Эшләрне башкару проценты 45%.
Әлеге илкүләм проект буенча Әлки муниципаль районында барлыгы 7 объектта капиталь ремонт бара. Поликлиника бинасы һәм 5 ФАП ремонтлана.