ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәткә барып кайтты

2013 елның 19 августы, дүшәмбе

Социаль инфраструктураның объектлары буенча һәм нефтьчеләрнең профессиональ осталык конкурсының уку полигонында эш визиты чикләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәткә килде. Аны төзелә торган сәламәтлек саклау объектларына, ягъни, Үзәк район хастаханәсе йогышлы авырулар бүлегенә һәм Республика клиник онкология диспансеры «3 номерлы сырхауханәнең» диагностик бүлегенә, Район башлыгы Мәҗит Салихов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, башка рәсми кешеләр озатып бардылар.

Ремонт эшләре башланганчы (2013 елның 8 апрелендә) СанПин таләпләре буенча авыруларның палаталарда булу шартларын яхшырту өчен урнаштыру структурасы хәзерләнде.

Йогышлы авырулар бүлегенең инженер челтәрләрен һәм коммуникацияләрен тулы алмаштыру белән эчтәге биналар капиталь ремонтын үткәрү өчен «Татнефть» ААҖ 26 миллион сумнан артык акча биргән. Андый финанслау һәм «АИСК» ЧҖҖ төзү компаниясе ремонт эшләренең югары темплары аны йогышлы авырулар клиникасының функциональ үзенчәлегенә яраштырып кына түгел, ләкин әүвәлгедән яхшырак, хәзерге заман шартлары белән ясарга мөмкинлек бирделәр.

Әлмәттә Онкология диспансеры 2010 елның 1 октябрендә эшли башлады. Хезмәт күрсәтү зонасы белән республиканың Көньяк-Көнчыгышының халык саны 738 мең кеше булган 10 районы билгеләнгән. «Татнефть» ААҖ финанслаганда һәм район җитәкчелеге табиблар өчен торак биргәндә яңа проектның заказ бирүчесе Сәламәтлек саклау министрлыгы булды. Тиздән «Яңа онкология» дигән проект эшли башлый. Аның составында 5 яңа бүлекчә, химиотерапия кабинетын киңәйтү, социаль һәм психологик, шул исәптән пациентларның туганнары өчен ярдәм итү хезмәтләрен оештыру исәпкә алынган.

Илдар Халиков Гомуми диспансеризация программасы буенча дәүләт сәясәтенең дөрес булуына ышанычын белдерде. Ул – йөзпроцентлы диспансеризацияны яклаучы кеше, шуңа күрә, кеше сәламәтлеген саклауның билгеле чарасы буларак, иртә диагностикага аерым бер игътибар юнәлдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International