Яңа Чишмә районының Чертуш ФАПында ремонт дәвам итә. Анда инде стеналарны штукатурлаганнар, идән плиткасын салганнар, түшәмне монтажлыйлар.
Капиталь ремонт "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Капиталь ремонт Яңа Чишмә РҮХнең тагын ике медпунктында дәвам итә. Әдәмсә ФАПында да шундый ук эшләр башкарылган. Ә Ленино авылы ФАПында төзелеш эшләре башлангыч этапта, демонтаж эшләре тәмамланган.