Әлки районы Чуваш Борнае авылында ФАПны капиталь ремонтлау эшләре тәмамлануга якынлаша

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Әлки районы Базар-Матак үзәк район хастаханәсенең Чуваш Борнае ФАПында гомуми төзелеш эшләре тәмамлана. Электр, вентиляция алыштырыла, сак-янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү урнаштырыла. Эшләрне башкару проценты 80-85%.
Бинаны капиталь ремонтлау «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә башкарыла.

Әлеге илкүләм проект буенча хәзерге вакытта Әлки муниципаль районында 7 объектта капиталь ремонт бара:

- поликлиникада
- участок хастаханәсендә
һәм 5 ФАП:
Татар Әхмәте ФАПы,
Татар Чиябашы ФАПы,
Яңа Үргәагар ФАПы,
Бибай Чаллысы ФАПы,
Чуваш Борнае ФАПы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International