Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясала.
Олы Ачасырдагы ФАП ике катлы бинаның икенче катында урнашкан. Медицина учреждениесе биналары күптәннән ремонт таләп итә. «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча авыл ФАПы 2023 елга планга кертелгән. Бу эшкә 2 млн 200 мең сумнан артык акча бүлеп биргән.