«Кама балалар медицина үзәге» ДАССОна яңа җиһаз килде. Бу «ФОТЭК» аппараты киң полосалы радиодулкын хирургиясен һәм аргон-плазматик коагуляциясен куллану нигезендә кесарь кисеме операциясенең өзлегүләрен профилактикалау өчен файдаланыла.
Аның өстенлекләре: кан югалтуның күләмен киметү, операция ярасын төзәтүне яхшырту, операциядән соңгы чорда өзлегүләргә юл куймау, авырту синдромын түбәнәйтү һәм стационарда булу озаклыгын кыскарту. Аппарат микроб контаминациясен киметүгә мөмкинлек бирә, үз чиратында ул операциядән соңгы чорда антибиотиклы дәвалаудан баш тартуга китерә. Алымның уңай яклары: кансыз диярлек операция мәйданы, операция ясауның тизлеге, авырту сизүләренең иң аз булуы, операциядән соңгы яраны тупас җөйләнүсез төзәтү.
Ул гематомалар килеп чыгуны тоткарлый, хирургия керүе вакытында травмаланган тукымаларның шешүләренә, аналыкта хәлле җөйләнү ясалуына юл куймый, һәм бу киләчәктә табигый юлдан бала табуның процентын арттырырга мөмкинлек бирә.
«ФОТЭК» аппараты әле бер операция ясый торган бүлмәгә генә куелган. Киләчәктә андый җиһазны тагын ике операция бүлмәсенә куярга планлаштырыла. Ике атна эчендә мондый медицина җиһазы ярдәмендә 20 кешедән артык пациенткага операция ясалды. Бу аппарат белән ясалган операцияләрне Кама балалар медицина үзәгенең акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Кашапов Рөстәм Ислам улы һәм Перинаталь үзәге бала тудыру бүлегенең мөдире Фатыйхова Чулпан Гаис кызы үткәрәләр.