Казан дәүләт медицина университеты KazanForum мәйданчыгында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды
2023 елның 19 мае, җомга
18 майда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV Халыкара икътисади форум мәйданчыгында Казан дәүләт медицина университеты һәм Казахстан һәм Үзбәкстан Республикасы университетлары арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.
Котлауларны Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Владимировна Демьянова һәм Республика профсоюзлар комитеты рәисе Гөлнар Равил кызы Хөснетдинова җиткерделәр.