Азнакай үзәк район хастаханәсенең Урманай ФАПында капиталь ремонтлау үткәрелә

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Азнакай районының Урманай авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча март ахырыннан ФАПка капиталь ремонт ясала.

Бүгенге көндә барлык стеналар да тигезләнгән һәм буялган, ике яңа ишек урнаштырылган, бөтен электр үткәргечләре алыштырылган. Ремонт вакытында яңа процедура бүлмәсе булдырылды.

Бүгенгә монда канализация төзелеше бара. Кайнар һәм салкын су булачак. Казаннар, яңа раковиналар урнаштырылыр, җылыту торбалары тулысынча алыштырылыр дип көтелә. Идәндәге линолеум алыштырылачак.

Барлык инженерлык челтәрләрен дә ремонтлыйлар. Барлык эшләр дә үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге һәм фельдшер-акушерлык пункты мөдире Раилә Халмурзаева тарафыннан катгый контрольдә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International