Биектау районының Ташлы Ковал фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре үтәлгән. ФАП 2012 елдан бирле әлеге бинада урнашкан. Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасына кертелгән. Бинаның гомуми мәйданы 48 кв. м тәшкил итә.
ФАП мөдире Вәлиуллина Гөлнар Минһаҗ кызы ремонт 2023 елның 13 мартында башланып бер айдан соң тәмамланды, ди.