Арча муниципаль районының Чулпан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнә. Модульле технология буенча ФАП төзелеше Сәламәтлек саклау милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә алып барыла. Хәзерге вакытта бинаның каркасы төзелгән, территорияне төзекләндерү тәмамлана, биналарның эчке бизәлеше буенча эшләр алып барыла, инженерлык челтәрләренә тоташтыру бара.
Моңа кадәр ФАП клубның агач бинасында урнашкан һәм 12 кв. м мәйданны биләгән. Фельдшер-акушерлык пункты 319 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 77се балалар