Күптән түгел Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнгән Рамил Мөхәммәтдинов район җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм ремонтлау барышы белән танышты.
Рамил Рафиз улы Нурлат участок хастаханәсендә һәм аңа беркетелгән Сөнчәле, Городище, Олы Ачасыр ФАПларында булды.
Нурлат хастаханәсенең баш табибы Илсөяр Таһирова һәм «Гринстрой» ПСК подрядчы оешмасы вәкиле Илгиз Җамалетдинов медицина учреждениеләренә капиталь ремонт барышы турында сөйләделәр.
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Васюково авылындагы модульле ФАПта булды, Раифа ФАПын капиталь ремонтлау буенча эшләрнең барышын тикшерде.
Рамил Мөхәммәтдинов тикшерелгән объектларда җитешсезлекләрне күрсәтеп, подрядчылар төзәтергә әйтте.
Медицина учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.
2023 елда Яшел Үзән районында «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча өч модульле фельдшер-акушерлык пункты, Осиново поликлиникасы төзү, Нурлат һәм Васильевода биш ФАП һәм хастаханәне капиталь ремонтлау планлаштырыла.