Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге сәүдә мәйданчыгында Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган акция оештырды. Теләге булган һәркемгә кан басымын тикшерергә тәкъдим иттеләр.