БРКХ педагоглары балаларның вак моторикасын үстерәләр, иҗади эшчәнлек аша әйләнә-тирә дөньяны үзгәртүдә катнашырга, тормыш һәм сәнгатьтә матурлыкны кабул итү, тою, аңлау сәләтләрен үстерергә ярдәм итәләр.
Рәсем эшчәнлеге танып белү процессларын үстерүгә һәм аерым алганда фикерләү операцияләрен формалаштыруга ярдәм итә: анализ, чагыштыру, синтез, гомумиләштерү. Җәйге чорда асфальтта рәсем ясау өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхесләрен формалаштыруда зур роль уйный ала. Ул балаларга күп шатлык китерә. Эмоциональ яктан балаларның тирә-юньдә булган хәлләргә мөнәсәбәтен билгеләргә ярдәм итә, көннән-көн үз эшләрен төрлеләштерергә теләк уята. Күпьеллык практика күрсәткәнчә, асфальтта рәсем ясау мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сюжет рәсемен дөрес төзүенә яхшы ярдәм итә.