Традиция буенча, 1 июньдә Түбән Каманың Перинаталь үзәге булган "Кояшлы" ("Солнечная") балалар хастаханәсе янындагы мәйданчык корабның палубасына әверелә, анда мавыктыргыч маҗаралар башлана.
Башта яшь диңгезчеләр үзләренең буй озынлыгын һәм авырлыгын үлчәгәннәр, дөрес туклану принциплары турында белгәннәр һәм тешләрен дөрес чистартырга өйрәнгәннәр. Шуннан соң гына малайлар һәм кызлар биюләр һәм җырлар, конкурслар һәм табышмаклар белән мавыктыргыч сәяхәткә чыга. Аларны анда Джек Воробей җитәкчелегендәге шаян пиратлар озата бара. Хастаханәнең баш табибы Алексей Толстиков яшь диңгезчеләргә бәхетле хәерле йөзүләрен теләде.
Дусларча команда, киртәләр һәм кыенлыклар аша үтеп, барлык биремнәрне үтәп, төп пират максатын – хәзинәне таба алды. Бәйрәмдә бүләкләр һәм тәм-томнар рәвешендәге хәзинәләр дә күп булды. Ә могҗизалы бәйрәм истәлегенә барлык катнашучылар фотога төште.