Яшел Үзән районында быел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча Юынчы, Олы Ачасыр һәм Тау иле авылларында, Зур Өтәк авылында һәм Раифа бистәсендә биш фельдшер-акушерлык пунктында ремонт ясалды.
Капиталь ремонт барышында фельдшер-акушерлык пунктларында электр һәм җылылык белән тәэмин итү системасы алыштырылган; тәрәзә һәм ишек блоклары алыштырылган; бина эчендә косметик ремонт үткәрелгән; яңа сантехника урнаштырылган