Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге базасында артериаль гипертония белән авыручылар өчен Сәламәтлек мәктәбендә онлайн һәм офлайн дәресләр үткәрү дәвам итә. Чираттагы дәрес артериаль гипертонияне һәм башка күп кенә авыруларны профилактикалау һәм дәвалау ысулы буларак кинезотерапиягә багышланган иде. Аны Казан дәүләт медицина университетының ФПК һәм ППС неврология һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры, ТР атказанган табибы, ТР ССМ баш реабилитологы Вәлидә Исанова үткәрде.