Түбән Камадагы бала тудыру йортын планлы дезинфекцияләү 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк

2023 елның 16 июне, җомга

Түбән Каманың Перинаталь үзәге планлы дезинфекциягә ябыла, шулай да булачак әниләрнең борчылу өчен сәбәпләре юк.
Түбән Кама бала тудыру йортында санитар-гигиена юу һәм дезинфекцияләү 19 июньнән 10 июльгә кадәр планлаштырылган.
Ул САНПИН 3.3686-21 инфекцион авыруларны профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп, бала табучы хатын-кызлар һәм яңа туган балалар иминлеге өчен үткәрелә.
Шул ук вакытта перинаталь үзәктә йөкле һәм бала табучы хатын-кызларны кабул итү гадәти режимда дәвам итәчәк, чөнки дезинфекцияләү өчен башта А корпусы, ә аннары Б корпусы ябылачак. Шуңа күрә булачак әниләр бернинди уңайсызлыклар кичермәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International