14 июньдә Мамадыш РҮХ хезмәткәрләре – кардиология бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Гаделшина Светлана Ивановна һәм кардиология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Чуманова Наталья Сергеевна Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә эш визиты белән килде.
Эш визиты Мамадыш районында кардиология ярдәмен камилләштерү буенча киләчәк планнар, шул исәптән пациентлар өчен уңайлырак шартлар тудыру өчен кардиология бүлегендә планлаштырылган капиталь ремонт турында фикер алышу максатында оештырылды.