Түбән Кама Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсендә 184 табиб һәм 600 урта медицина персоналы вәкиле эшли. Барлыгы 1129 хезмәткәр кечкенә пациентларның һәм аларның әниләренең сәламәтлеген саклый, Кама аръягының 11 районында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.
Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсендә педиатрия стационары һәм ике балалар поликлиникасы, ике акушерлык корпусы бар, анда ел саен 4 меңгә якын бала дөньяга килә, һәм перинаталь үзәктә клиник-диагностик бүлек эшли. Республикадагы иң зур күп профильле үзәк неонатология һәм балалар урологиясе-андрология буенча уникаль югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә.
Медицина хезмәткәре көне белән коллективны Түбән Кама муниципаль район буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Ситдыйкова котлады.