ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2023» конкурсында җиңүчеләрне билгеләде

2023 елның 16 июне, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашында Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2023» республика премиясе номинантлары өчен тавыш бирү нәтиҗәләре ясалды, конкурсның һәр номинациясендә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Җиңүчеләрнең исемнәре 19 июньдә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә тантаналы чарада игълан ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International