15 июньдә Балтач үзәк район хастаханәсендә гаиләне, аналыкны һәм балаларны яклау үзәге җитәкчесе урынбасары Аида Фиогбе катнашында медицина хезмәткәрләре өчен семинар узды.
Семинарның максаты - хатын-кызлар консультациясе базасында йөкле хатыннар өчен кабинет оештыру, анда психолог, гинеколог, социаль хезмәткәр бергә эшләячәк.