Әлмәт үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенең танталы ачылуы

2013 елның 27 августы, сишәмбе

Юбилейлы вакыйгалар чикләрендә, Әлмәт шәһәренең 60-еллыгы һәм Татарстанның нефть чыгынакларын сәнәгый эшкәртү башланып китүнең 70-еллыгы, ТР сәламәт саклау министры Айрат Фәррахов Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 48 койкалы йогышлы авырулар бүлегенең танталы ачылуында катнашты, балалар стационары территориясендә «Кызгылт сары кәеф паркында» һәм капремонттан соң булган «ПҮ белән ӘБШХ» ДАССОның яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегендә, «Көнбатыш капкалар» яңа микрорайондагы «Педиатр һәм мин» балалар табибы офисында, шулай ук психоневрологик һәм туберкулезга каршы диспансерларда булды.

ӘҮРХнең йогышлы авырулар бүлегенең танталы ачылуында район башлыгы Мәҗит Салихов, «Татнефть» ААҖ кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советының депутаты Гүзәл Еремеева, Әлмәт һәм Әлмәт районы буенча баш дәүләт санитар табибы Реваль Сәхәбетдинов, «АИСК» ҖЧҖ җитәкчелеге Наил Миңнеәхмәтов катнаштылар.

«Татнефть» ААҖ компаниясенең финанс ярдәме белән «Әлмәт ҮРХ» ДАССО йогышлы авырулар бүлегенең бинасында капремонт ясар өчен 26 429 370 сум акча бирелгән. Район башлыгы сәламәтлек саклау үсешенә бу елда «Татнефть» ААҖ компаниясе 200 миллион сумнан артыграк бирде дип билгеләде.

Табиб һәм гражданин буларак сәламәтлек саклау министры социаль-юнәлгән нефтьчеләр компаниясенең объектларга инвестицияләр ясаганы өчен «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдиновка рәхмәт сүзләрен белдерде. Бөтен сәламәтләндерү проектларына, шул исәптән онкология үзәгенә ярдәм күрсәткән өчен Республиканың Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына рәхмәт сүзләре әйтелде.

«Татнефть» генераль директоры урынбасары нефтьне чыгару белән бергә компания һәрвакыт социаль программада катнаша һәм финанс чараларын  таба дип билгеләде.

Әлмәт муниципаль районының балаларына махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтү өчен балалар стационары нигезендә реанимация бүлеген оештырырга дип карар кабул ителгән. «СМП-Нефтегаз» ЯАҖ компаниясе 9 млн. 100 мең сумга финанс ярдәм күрсәткән.

Балалар шәһәр хастаханәсенең педиатрик стационары территориясендә «Кызгылт сары кәеф паркы» бу елның 2 августында ачылды һәм «Бурлюкс» компаниясенең «Росток» хәйрия фонды белән оештырылды.

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Ш.Ф. Тәхәветдинов, Әлмәт районы башлыгы М.Х. Салихов, сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов араларында хәзерләнгән өчяклы килешү нигезендә 5 мең бала торган яңа «Көнбатыш капкалар» микрорайонында «Педиатр һәм мин» дигән офис социаль-мөһим проект булып тормышка ашырыла.

Әлмәт туберкулезга каршы диспансерында 16 300 мең сум «Татнефть» ААҖ акчасына капиталь ремонт ясалган. ӘТД ремонтына өстәмә 12 млн.850 мең сум акча бирү турында «Татнефть» ААҖ генераль директоры Ш.Ф. Тәхәветдиновның карары бар.

Психоневрологик диспансерда «Татнефть» ААҖ чараларына капиталь ремонт тәмамлана.      Эшләр 18 млн.350 мең сумга эшләнгән.

Сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов бөтен республиканың Көн-Көнчыгыш районнары өчен Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсе нигезендә муниципальара балалар хирургия үзәген һәм беренчел-кан тамыры үзәген оештыруга мөмкинлекләр бар дип билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International