Бүген Дәрвишләр бистәсендә балалар поликникасын тантаналы рәвештә ачтылар

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендә яңа балалар поликлиникасы - Казан шәһәренең «6нчы шәһәр балалар поликлиникасы» ДАССУның балалар поликлиникасы филиалы ачтылар. Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча төзелгән.

Балалар поликлиникасы филиалы торак массив эчендә төзелгән, анда пациентларга уңайлы булсын өчен шартлар тудырылган: уен бүлмәләре, буфет, иркен берничә холл, ана белән бала бүлмәләре булган көтү зоналары. Шулай ук хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле булган гражданнар төркемнәре өчен барлык шартлар да оештырылган.

«Бу – федераль коллегаларыбыз белән бергә республикада гамәлгә ашыра торган обьектларның берсе. Алар шактый күп, без илебез Президенты Владимир Путинга һәм Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга чын күңелдән рәхмәтле. Без сөйләрлек, горурланырлык нәрсәләр бар, Михаил Мишустинның барлык үгет-нәсихәтләрен кабул иттек һәм техник күрсәткечләргә ирешәчәкбез», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән бергә хастаханәне карап чыкты.

«Балалар сәламәтлегенә мондый игътибар бирелү бик күңелле, һәр атна саен балаларга ярдәм күрсәтә торган яңа медицина оешмалары ачыла. Алар – реабилитация үзәкләре, стационарлар, ә бүген – поликлиника», – диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, илдә балаларга күрсәтелә торган ярдәм белән бәйле хәл бик нык үзгәрде.

«Бала дөньяга аваз салуга ук, тумыштан һәм нәселдән килә торган авыруларны ачыклау өчен махсус тестлар бик күп ясала. Бүгенге көндә без – яңа туган сабыйларга шундый күп санлы тестлар үткәрә торган беренче ил», – дип өстәде ул.

Поликлиника көненә 180 кешене кабул итә алачак. Ул 11,5 мең балага хезмәт күрсәтәчәк, медицина учреждениесе иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.

Медицина учреждениесендә 10 урынлык көндезге стационар, лаборатория, реабилитация чаралары үткәрү өчен зал каралган. Поликлиника базасында тәүлек әйләнәсе травматология пункты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International