Зәй РҮХнең тагын өч ФАПында ремонт эшләре төгәлләнде. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча башкарылды.
Сармашбаш, Урта Баграж һәм Иске Тәкмәк авылларында медицина учреждениеләре биналары тулысынча яңартылды.