Курск сугышында катнашучыларга – түбән баш иеп сәлам

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

Бөек Ватан Сугышының иң мөһим вакыйгаларның берсе 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр (49 көн) узган Курск сугышы була. Ул Советлар Союзының фашистлар Германиясен җиңүе юлында иң мөһим этапларның берсе булган. Киңлек, киеренкелек һәм нәтиҗәләре буенча ул икенче бөтендөнья сугышының иң зур сугышлары рәтендә тора.

23 августта «Корстон» мәдәният-күңел ачу үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Курск сугышында катнашучылар белән очрашуы узды. Әлмәт муниципаль районыннан ике кеше: Петр Унтюхин һәм Нәҗҗәт Шәнгәрәев – катнашты . Бөтенесе безнең районда 12 кеше тора. Калганныры сәламәтлекләренең хәле буенча Казанга килә алмаганнар. ТР Президенты исеменнән бүләкләр бирү аларның өйләрендә һәм шәһәрнең Ветераннар советында булды.

Сәламәтлек саклау буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Хәйруллин үз яшәеш һәм сәламәтлек бәясе белән Җинүне якынлаштырган совет солдатларының тарихи хезмәтләрен билгеләде. Алар арасында гвардия миномет частьләре ветераны Николай Александров, Кызыл Йолдыз Ордены һәм «Сугышчан хезмәтләре өчен» медаль кавалеры шәфкать туташы Зәкия Туешева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International