Баскан ФАПы ачылу

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

2013 елның 28 августында ТР Мамадыш районының Баскан саласында яңа күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды. Аның эчендә фельдшер-акушер пункты урнашкан. ФАП ямьле һәм якты, бөтен медицина җиһазлары һәм инструментлары белән җиһазландырылган. Баскан ФАПы 258 кеше яши торган бер пунктка хезмәт күрсәтә.

Хәзерге вакытка кадәр Баскан ФАПы 1972 елда төзелгән агач бинада урнашкан, аның тузганлыгы 72% иде.

Тантанада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Иванов А.П., Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Хәфизов И.Ф., Мамадыш ҮРХ баш табибы Хәзиев Д.Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International